Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан халкына ракета һөҗүме куркынычы вакытында нәрсә эшләргә икәнен әйттеләр
Татарстанлыларга ракета куркынычы һөҗүме булганда нәрсә эшләргә кирәклеген искәрттеләр.
Ракета куркынычы һөҗүме турында хәбәр алгач, барлык коммуникацияләрне сүндереп һәм үзең белән документлар, телефон, акча һәм кирәкле әйберләр алып, подвалга төшәргә кирәк. Шулай ук күршеләрне кисәтергә һәм балаларга, өлкәннәргә һәм инвалидларга ярдәм итәргә киңәш ителә.
Әгәр подвалга төшү мөмкинлеге булмаса, тәрәзәләрне тыгыз итеп ябарга, шулай ук барлык коммуникацияләрне сүндерергә һәм тәрәзәләрдән ераграк яки бөтенләй тәрәзәләрсез бүлмәдә яшеренергә кирәк.
Автомобильдә яки җәмәгать транспортында булганда, машинадан чыгып, якындагы подвалга, базга, яисә башка ясалма җир асты яшеренү урынына качарга кирәк.
Автомобильләр һәм транспортның башка төрләре астында, шулай ук биналар диварлары астында качу куркынычсыз түгел – мөмкин булган шартлау дулкыныннан өстән пыяла төшәчәк. Мондый корылмалардан куркынычсыз ераклык – 30-50 метр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз