news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан халкына көчле җил вакытында иминлек чаралары турында искәрттеләр

Татарстан халкына көчле җил вакытында иминлек чаралары турында искәрттеләр
Фото: © «Татар-информ»

Чәршәмбе, 16 апрельдә, Татарстанда урыны белән секундына 18 метр тизлеккә җитәчәк көчле җил көтелә. Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы төбәк халкын һава торышы шартлары бозылганда иминлек чараларын үтәргә өнди.

Җил көчәйгәндә ачык балконнардан һәм йорт яны территорияләреннән ныгытып куелмаган әйберләрне алырга, тәрәзәләрне яхшылап ябарга кирәк.

Биналарның чыгып торган өлешләре, реклама конструкцияләре янында торырга, түбә кыеклары һәм агачлар янында машина белән туктарга, аларны калдырырга ярамый. Зыян күрүдән һәм имгәнүләрдән саклану өчен бина эчләренә керергә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot