Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан халкына буран вакытында юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр
Синоптиклар хәбәр иткәнчә, якын тәүлектә Татарстанда көчле буран һәм һава температурасының -20°C градуска кадәр кискен төшүе көтелә.
Автоинспекция хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә ара калдыру (дистанция) һәм тизлек режимын төгәл сакларга кирәклеген искә төшерә. Юлда кискен хәрәкәтләр ясамаска һәм автомобильләрнең техник торышын алдан тикшерергә киңәш ителә.
Республика халкына бу чорда мөмкинлек булганда ерак сәфәрләрдән тыелып торырга киңәш итәләр.
Җәяүлеләргә дә юлны бары тик билгеләнгән урыннардан гына чыгарга кирәк. Көннең караңгы вакытында киемнәрдә яктылыкны кайтаручы элементлар куллану мөһим.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз