news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан халкына бозлавык һәм көчле җил вакытында иминлек кагыйдәләрен искәрттеләр

Татарстанда, 16 ноябрьдә, төнлә һәм иртән көчле явым-төшемнәр: яңгыр, җепшек кар һәм кар явуы көтелә. Урыны белән бозлавык, секундына 16-21 метр тизлектә көчле җил фаразлана. Температура 0..-5 градуска төшә, юлларда бозлавык һәм кар боткасы булачак.

Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе республика халкын бик сак булырга өнди. Селкенеп торган корылмалардан һәм электр линияләре яныннан ераграк булырга, балкондагы әйберләрне алып куярга, урамда йөргәндә таймый торган аяк киеме кияргә һәм ашыкмый гына йөрергә кирәк.

Машина йөртүчеләргә дистанция сакларга, кисәк маневрлар эшләмәскә һәм күрүчәнлек начарланганга аеруча игътибарлы булырга киңәш ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot