news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан халкына апрель аендагы өстәмә ял көне хакында искәрттеләр

Татарстан халкына апрель аендагы өстәмә ял көне хакында искәрттеләр
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Татарстан халкын 10 апрельдә Ураза бәйрәме уңаеннан өстәмә ял көне көтә, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы. Әлеге бәйрәм датасы элегрәк республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов указы белән расланган иде.

Шул ук вакытта, 9 апрельдә – бәйрәм алды көнендә республикада яшәүчеләрне, РФ Хезмәт кодексының 95 маддәсе 1 өлеше нигезендә, кыска эш көне көтә, ул бер сәгатькә кыскарак булачак.

Искәртеп узабыз, 16 июньдә республикада шулай ук Корбан бәйрәме, ә 30 августта Татарстан Республикасы көне билгеләп үтеләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100