Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан халкына 2025 ел өчен 13,3 млрд сумлык милек салымы исәпләнгән
Татарстан халкына 2025 ел өчен 2,2 млн милек салымы белдерүе юлланган, гомуми суммасы 13,3 млрд сум – үткән ел белән чагыштырганда 23 процентка күбрәк. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең республика буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, бүгенге көнгә республика халкы әлеге сумманың 5,3 млрд сумын түләгән инде.
«Шуны әйтәсем килә, безнең гражданнарның активлыгы арта. Узган ел без 99,1 процент җыйдык, 2024 елда – бурычларны исәпкә алып, 101 процент. Шуңа күрә салым түләүчеләрнең тәртиплелеге арта бара дип саныйбыз», – диде Сафиуллин, салымнарны 1 декабрьдән дә соңга калмыйча түләргә кирәклеген өстәп.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз