news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан халкын юлларда бозлавык барлыкка килү ихтималы турында кисәттеләр

Татарстанда 3 ноябрь кичендә, төнлә һәм 4 ноябрь иртәсендә урыны белән томан һәм юлларда бозлавык көтелә. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр итә.

«Томан, бозлавык көтелә; юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин», - диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot