news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан халкын яшен һәм җил куркынычы турында кисәттеләр

Татарстанда давыл турында кисәтү игълан ителде. Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 2024 елның 23 апрелендә 15:00 сәгатьтән 24 апрель 02:00 сәгатькә кадәр республикада урыны белән яшен, секундына 24 метр тизлектәге көчле җил, шулай ук боз явуы көтелә.

Казанга да начар һава торышы кагылачак, әмма ТР башкаласында санап үтелгәннәрнең барысы да 23 апрельдә 17:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр көтелә.

РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җәяүлеләрне автотрасса аша үткәндә саклык күрсәтергә чакырды, ә машина йөртүчеләрдән мөмкин булганча ерак юлларга чыгудан тыелып торуны сорады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100