Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан халкын янә һава торышының начараюы турында кисәттеләр
Татарстан халкын янәдән һава торышы шартлары начараю турында кисәттеләр. Синоптиклар фаразлавынча, республикада төнлә һәм дүшәмбенең беренче яртысында көчле кар һәм буран көтелә, күз күреме 1-2 километрга кадәр кимергә мөмкин. Урыны белән томан һәм кар көртләре фаразлана.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә һава торышы начарайган вакытта мөмкин булганча сәфәрләрдән тыелып торырга һәм куркынычсызлык чараларын төгәл үтәргә киңәш итәләр. Машина йөртүчеләргә юлларда аеруча игътибарлы булырга, куркынычсыз тизлекне сайларга һәм тормоз юлын исәпкә алырга киңәш итәләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз