news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан халкын якындагы тәүлектә боз яву һәм көчле җил булу турында кисәттеләр

Татарстанда якындагы тәүлектә яшен, секундына 15-20 метр тизлектәге көчле җил, шулай ук урыны белән боз явуы көтелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе республика халкына аерым торучы биек агачлар һәм биеклекләр янында торырга ярамавын искәртә.

Автомобильләрне агачлар һәм начар ныгытылган конструкцияләр янында куеп калдырырга ярамый. Җәяүлеләргә яктылыкны кире кайтаручы элементлары булган кием кияргә, ә машина йөртүчеләргә тизлек режимын һәм дистанцияне сакларга кирәк.

Судно йөртүчеләргә һава торышы фаразын исәпкә алырга, коткару жилетын кияргә, элемтә чаралары алырга һәм суга ялгызы гына чыкмаска киңәш ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot