news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан халкын май аенда өстәмә ял көннәре көтә

1 май – Яз һәм хезмәт бәйрәмен, 9 Май – Җиңү көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә, май аенда татарстанлыларны өстәмә ял көннәре көтә. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«РФ Хезмәт кодексының 112нче маддәсе нигезендә, 1 май – Яз һәм хезмәт бәйрәме, 9 Май – Җиңү көне эшләми торган бәйрәм көннәре санала. Ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәре туры килгән очракта, ял көне алдагы эш көненә күчерелә. Быел 1 май якшәмбегә туры килә һәм ял көне 2 майга, дүшәмбегә күчерелә», - диелә хәбәрдә.

ТР Президенты Указы нигезендә, 2 май – Ураза гаете эшләми торган бәйрәм көн санала. Ял һәм бәйрәм көннәре туры килгән очракта, ял көннәренә өстәмә ял бирелми.

Элегрәк РФ Хөкүмәте карары белән 1 гыйнвар, шимбә ялы – 3 майга (сишәмбе), 2 гыйнвар, якшәмбе ялы 10 майга (сишәмбе) күчерелгән иде. Шул рәвешле, 2022 елда 1-3 май һәм 7-10 май ял көннәре булып тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100