news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан халкын мәдәни һәйкәлләрне фотога төшерү конкурсына кушылырга чакыралар

Татарстан халкын мәдәни һәйкәлләрне фотога төшерү конкурсына кушылырга чакыралар
Фото: Татарстанның Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты

Татарстанның Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты тарихи биналарны саклауга битараф булмаган республика халкы өчен #Сохранимнаследие фотоконкурсын оештыра.

Конкурста катнашу өчен:

1) мәдәни мирас объектын фотога төшерергә, тарих һәм мәдәният һәйкәле сурәтләнгән фотосурәтне социаль челтәрләрнең берсендәге сәхифәсенә урнаштырырга, фотога аннотация язарга;

2) фотога сылтаманы ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты посты астындагы комментарийларда калдырырга;

3) ведомствоның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсенә һәм Телеграм-каналына язылырга.

Конкурста катнашу кайгырту кирәк булган архитектура һәйкәлләренә ярдәм итү, Татарстан халкына кайсы объектлар күбрәк ошый икәнен белү мөмкинлеге бирәчәк.

Конкурс нәтиҗәләре 18 апрельдә, Халыкара һәйкәлләр көнендә, игълан ителәчәк. Җиңүчене бүләк көтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot