news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан халкын кошларга җимлек ясау бәйгесендә катнашырга чакыралар

«Кошларның сакчылары» акциясе кысаларында кошлар өчен азык әзерләү конкурсына гаризалар кабул ителә. Чараны Ecowiki.ru платформасы оештыра. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итте.

Конкурсның максаты – экологик мәгърифәтчелек, хайваннар дөньясына сакчыл мөнәсәбәт формалаштыру, шулай ук экологик волонтерлык идеяләрен, кыйммәтләрен һәм практикаларын популярлаштыру.

Катнашу өчен җимлек әзерләп, аны урнаштырырга, аннары «Кошларның сакчылары» акциясе битендә теркәргә һәм шәхси кабинетта хисап тапшырырга кирәк. Мәҗбүри шарт – фотоларга төшерү һәм социаль челтәрләрдә #хранителиптиц һәм #эковики хештегларын кулланып, акцияләр турында сөйләү.

Хисапны 2024 елның 31 мартына кадәр тапшырып була.

  • Конкурс һәм анда катнашу шартлары турында тулырак итеп рәсми сайтта белергә мөмкин.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100