news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан халкын киләсе атнада 3 көнлек эш атнасы көтә

Татарстанда яшәүчеләрне өч көнлек эш атнасы көтә. ТР Хезмәт министрлыгы сайтында урнаштырылган җитештерү календаре нигезендә, 4-10 ноябрь аралыгында татарстанлылар 5, 7 һәм 8 ноябрьдә генә эшләячәк.

Республика халкы өчен 4 ноябрь (Халыклар бердәмлеге көне) һәм 6 ноябрь (Татарстан Республикасы конституциясе көне) бәйрәм (эшләми торган) көннәре була. Шулай ук ял көннәре (шимбә һәм якшәмбе) 9 һәм 10 октябрьгә туры килә.

Исегезгә төшерик, 5 ноябрьдә эш көне (бәйрәм алдыннан килүче көн буларак) бер сәгатькә кыскартыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot