news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан халкын кар, буран һәм температура түбәнәю турында кисәттеләр

Татарстан халкын кар, буран һәм температура түбәнәю турында кисәттеләр
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Якшәмбе, 10 ноябрьдә, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы фаразлана. Яңгыр һәм җепшек кар, ә көндез кар көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәгендә хәбәр иттеләр.

Кыска вакытлы буран, җил булу ихтимал. Җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Һава температурасы төнлә һәм көндез көннең беренче яртысында +1..+4 градуска кадәр була, ә икенче яртысында һәм кичен термометр баганалары 0..-3 градуска кадәр төшә. Юлларда бозлавык барлыкка килү ихтимал.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100