news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан халкын кабат шәхси транспортта йөрүдән баш тартырга чакырдылар

Татарстан халкын кабат шәхси транспортта йөрүдән баш тартырга чакырдылар
Фото: «Татар-информ»

Татарстанда катлаулы һава торышы саклана. Шуңа бәйле рәвештә республиканың Дәүләт автоинспекциясе халыкка торак пунктлардан читкә чыкмаска һәм мөмкин булганча шәхси автомобильләрдән файдаланмаска киңәш итә.

Синоптиклар фаразлавынча, бүген бөтен республика территориясендә кар явачак. Кайбер районнарда, Казанны да кертеп, бураннар көтелә һәм күз күреме 500-1000 метрга кадәр начарлана.

Республика башкаласында 30 гыйнварда игълан ителгән «Буран» планы гамәлдә булуын дәвам итә.

Элегрәк синоптиклар алты көн эчендә Татарстанда айлык нормадан күбрәк явым-төшем булырга мөмкин дип кисәткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot