news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан халкын кабат һава торышының начараюы турында кисәттеләр

Татарстанда һава шартлары бозылу сәбәпле, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкын юлларда куркынычсызлык чараларын үтәргә өндәде. Ведомство машина юлын җәяүлеләр кичүләре аша гына чыгарга һәм буран һәм бозлавык вакытында аеруча игътибарлы булырга киңәш итә.

Көчле явым-төшемнәр бина түбәләреннән кар һәм боз төшүгә китерергә мөмкин. Бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе халыкны реклама конструкцияләреннән һәм электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга, бозлавыкка һәм түбәләрдәге карларга игътибар итәргә, шулай ук куркыныч участокларны урап узарга чакыра.

Ашыгыч хәлләрдә 112 номерына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, 16 февраль төнендә республиканың кайбер районнарында буран, бозлавык һәм көчле җил көтелә. Күз күреме 1-2 километрга кадәр кимергә мөмкин.

16 февральдә көндез һәм 17 февральдә тәүлек дәвамында көчле явым-төшем көтелә – кар, җепшек кар, урыны белән яңгыр. Бураннар вакытында күз күреме 500 метрга кадәр начарланырга мөмкин, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк. Юлларда көчле бозлавык һәм кар көртләре булуы ихтимал.

news_right_1
news_right_2
news_bot