news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан халкын июньдә кыска эш атнасы көтә

12 июнь – чәршәмбегә туры киләчәк Россия Көне уңаеннан киләсе эш атнасы Татарстан халкы өчен дүрт көнлек булачак. Бу хакта ТР Хезмәт министрлыгы хәбәр итә.

РФ Хезмәт кодексының 112 маддәсе буенча 12 июнь, Россия көне – эшләми торган бәйрәм көне, дип искәрттеләр ведомствода.

Хезмәт кодексының 95 маддәсе буенча эшләми торган бәйрәм көне алдыннан килгән эш көненең озынлыгы бер сәгатькә кыскартыла. 11 июньдә дә шулай булачак.

Шул ук вакытта, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов указы буенча 16 июнь – якшәмбе көнне республика мөселманнары Корбан гаетен бәйрәм итә башлаячак. Ләкин бу уңайдан өстәмә ял көне бирелмәячәк, чөнки ял көннәренә туры килгән республика бәйрәм көннәре күчерелми.

news_right_1
news_right_2
news_bot