Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан халкын һава шартларының бозылуы турында кисәттеләр
7 сентябрьгә каршы төндә һәм иртән Татарстанда урыны белән томан, төнлә һәм көндез көчле яңгыр явуы көтелә. Һава шартларының бозылуы сәбәпле, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан халкына мөрәҗәгать белән чыкты.
«Җир асты кичүләренә һәм башка тирәнәйтелгән урыннарга төшмәгез, су баскан участоклар аша чыгарга тырышмагыз. Урамнарда һәм юлларда йөргәндә сак булыгыз. Балаларны күзәтүсез калдырмагыз, өлкәннәргә һәм авыруларга ярдәм күрсәтегез. Ашыгыч хезмәтләр телефоны – 112», - диелә хәбәрдә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз