Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан халкын газ җиһазлары белән сак булырга кирәклеге турында искәрттеләр
Көнкүреш газы җылылык һәм уңайлылык чыганагы булып тора, әмма саксыз файдаланылган очракта ул җитди куркыныч тудырырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Газпром трансгаз Казань» җәмгыятенең җитештерү буенча генераль директор урынбасары Рәмис Сәләхов искәртте.
Аның сүзләренчә, быел гына да кагыйдә бозучы абонентларга 12,5 мең күрсәтмә бирелгән. 10,5 меңнән артык фатирда газ бирү вакытлыча туктатылган.
«Кагыйдә бозулар бетерелгәннән соң газ белән тәэмин итү торгызылачак. Гадәттә болар тикшерү өчен керү мөмкинлеге булмау, тузган газ җиһазлары яисә тоташтыргычлар, кухня ишекләрендә вентиляция рәшәткәләре булмауга кагыла», – дип сөйләде Сәләхов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз