news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар буран турында кисәтә

Синоптиклар буран турында кисәтә
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бүген кич, төнлә, шулай ук 3 ноябрьдә көндез Татарстанда һава торышының сизелерлек начарлануы фаразлана. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Кич җил тизлеге секундына 15-20 метрга, төнлә урыны белән 23 метрга җитәргә мөмкин. Казанда 15-20 метр тизлектә җил була дип фаразлана.

Шулай ук синоптиклар кыска вакытлы буран һәм күз күременең 1-2 километрга кадәр начараюы турында да кисәтә. Юлларда бозлавык булы ихтимал.

news_right_1
news_right_2
news_bot