news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан халкын бүген кич көчле җил һәм яшен турында кисәттеләр

Татарстан халкын бүген кич көчле җил һәм яшен турында кисәттеләр
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бүген көндез һәм кич Татарстан Республикасында яшенле яңгыр һәм 15-18 м/с көчле җил көтелә, боз явуы ихтимал, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасы.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр тапшыру линияләре астында качмаска киңәш итәләр.

«Урамнар һәм юлларда сак булыгыз. Балаларны күзәтегез, өлкәннәргә һәм авыруларга ярдәм күрсәтегез. Ашыгыч хезмәтләр телефоны 112», - диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot