Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан халкын «Бөек Җиңү Геройлары» конкурсында катнашырга чакыралар
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
«Бөек Җиңү Геройлары-2024» 10нчы бөтенроссия еллык әдәби конкурсы башланып китте. Бәйгенең максаты – совет солдатларының каһарманлыгы һәм Россия хәрбиләренең батырлыгы турындагы истәлекне саклап калу һәм мәңгеләштерү, дип хәбәр итә оештыручылар.
Конкурста теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган әдәби әсәрләр, рәсемнәр, җырлар яки фотографияләр тәкъдим итәргә кирәк.
Тулырак мәгълүмат белән героивеликойпобеды.рф рәсми сайтында һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемдә танышырга мөмкин. Гаризалар 1 майга кадәр кабул ителә.
Конкурс Россия Язучылар берлеге, РФ Саклану министрлыгы, РФ Мәгариф министрлыгы, РФ Мәдәният министрлыгы, Россия Дәүләт китапханәсе һәм «Не секретно» нәшрият йорты ярдәмендә үткәрелә.
- Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары нигезендә 2025 ел Ватанны саклаучы елы дип игълан ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз