news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан халкын апрельдә кыска эш атнасы көтә

Татарстан халкын апрельдә кыска эш атнасы көтә
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Апрельнең соңгы эш атнасы дүрт көн – 27 апрельдән 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Бу 2026 елга Татарстанның җитештерү календаре буенча.

Шул ук вакытта җомга, 1 май, бәйрәм ял көне булачак. Шуңа күрә пәнҗешәмбе, 30 апрельдә, эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскарачак.

Кыска эш атнасыннан соң россиялеләрне озын яллар көтәчәк – алар 1 майдан 3 майга кадәр дәвам итәчәк. Май аенда РФ халкын – 12, ә ТР халкын 13 көн ял көтә (Корбан бәйрәме уңаеннан).

Гомумән алганда, 2026 елда Татарстан халкы биш көнлек эш атнасында 121 көн ял итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot