news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан халкын 33 градуслы эсселек турында кисәттеләр

Татарстан халкын 33 градуслы эсселек турында кисәттеләр
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Сишәмбе, 2 июльдә, Татарстанда явым-төшемсез эссе һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәгендә хәбәр иттеләр.

Алмашынучан болытлы һава торышы һәм секундына 10 метрга кадәр тизлек белән исүче җил фаразлана. Термометр баганалары төнлә +13..+18 градус күрсәтәчәк, ә көндез +28..+33 градуска кадәр күтәреләчәк.

Кичә республикада урман янгыннары куркынычы югары булу сәбәпле, шторм кисәтүе игълан ителде. ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, атна уртасында һава температурасы +36 градуска кадәр җитәчәк, явым-төшем көтелми.

news_right_1
news_right_2
news_bot