news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан халкы үз герое – Бөек Ватан сугышы катнашучысы хөрмәтенә агач утырта алачак

Шимбә, 4 майда, Татарстанда «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе узачак. Бу чарада катнашучылар үзләренең герое – Бөек Ватан сугышында катнашучы хөрмәтенә агач утырта алачак. Акция Җиңүнең 79 еллыгы кысаларында була, дип хәбәр итә оештыручыларның матбугат хезмәте.

ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров сүзләренчә, 2024 елда «Хәтер бакчасы» акциясе Татарстанда бишенче тапкыр узачак. Ул ассызыклаганча, узган 4 елда акциядә 83 мең кеше катнашкан, алар 3,5 миллион үсенте утырткан.

«Волонтерлар республикабыз экологиясен кайгыртуга зур өлеш кертте. Быел да барыбызны, геройларыбыз хөрмәтенә агач утыртып, акциягә кушылырга чакырабыз», - диде министр.

Конкрет 4 майда акция Казан янында 4 мәйданчыкта була — Бөреле җәнлек совхозы бистәсе янында (участок координаталары — N 55.97612, E 49.35877), Биектау районының Җидекүл (Семиозерка) авылында (N 55.94731, Е 49.09935), Лаеш районының Тарлаши авылында (N 55.565993, Е 49.130553) һәм Матюшино авыл җирлегендә (N 55.626681, Е 49.059865). Әлеге мәйданчыкларда утырту өчен инде 50 мең чыршы, нарат һәм карагач үсентесе әзерләнгән.

Акция 10:00 сәгатьтә башланачак. Катнашучыларга көрәкләр һәм үсентеләр биреләчәк.

Әлеге акция республиканың төрле шәһәрләрендә һәм торак пунктларында башка көннәрдә дә узачак. Барлык нечкәлекләрне чараның рәсми сайтында белергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100