news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан халкы республиканың әйдәп баручы юристларыннан бушлай ярдәм алачак

«Бердәм Россия» партиясе рәисенең Татарстан Республикасындагы төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә һәм партиянең барлык җирле иҗтимагый кабул итү бүлмәләрендә җомга көнне, 27 мартта, Бөтенроссия түләүсез юридик ярдәм көне узачак. Бу хакта «Бердәм Россия»нең Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Халык өчен консультацияләрне ТР Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре, адвокатлар, нотариуслар һәм Россия юристлары ассоциациясе әгъзалары үткәрәчәк. Төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсе мәйданчыгында 9.00 дән 15.00 гә кадәр (Казан, К.Маркс ур., 31/7 йорт) кабул итү булачак.

9.00 дән 10.30 га кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты вәкиле, Россия Социаль фондының Татарстан Республикасындагы бүлегенең юридик бүлеге башлыгы Эльвира Хәмидуллина һәм Россия Социаль фондының Татарстан Республикасындагы бүлегенең социаль программаларны гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Марат Нигъмәтҗанов консультацияләр бирәчәк.

10.30 дан 12.00 гә кадәр гражданнарның сорауларына Татарстан Юстиция министрының беренче урынбасары Илья Гомзик җавап бирәчәк.

12.00 дән 13.30 га кадәр консультацияләр дәвам итәчәк – аларны ТР Казан нотариаль округы нотариусы Булат Камалеев һәм «Смарт Консалтинг» ҖЧҖ юристлары Азиз Мәүләнов, Данил Федулов һәм Кристина Матянина үткәрәчәк.

Соңыннан, 13.30 дан 15.00 гә кадәр, түләүсез юридик ярдәм көнендә гражданнарны «Легал Линк» юридик фирмасы директоры Яна Осипова һәм адвокат кабул итәчәк.

Ярдәм Торак бәхәсләрен, гаилә хокук мөнәсәбәтләрен, социаль түләүләрне һәм башка актуаль темаларны да кертеп, төрле мәсьәләләр буенча күрсәтеләчәк.

Кабул итүгә язылырга яки кызыксындырган мәгълүматны 8 (843) 238-10-00 телефоны буенча ачыкларга була – 8.00 дән 18.00 гә кадәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot