Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан халкы мөрәҗәгатьләренең дүрттән бер өлеше торак-коммуналь хуҗалыкка кагыла
Татарстан Дәүләт Советына гражданнарның барлык мөрәҗәгатьләренең дүрттән бер өлеше торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре белән бәйле. Бу хакта матбугат конференциясендә ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Андрей Егоров белдерде.
Аның сүзләренчә, торак – коммуналь хуҗалык өлкәсе республика халкы өчен иң сизгер өлкәләрнең берсе булып кала, чөнки аның эше белән кешеләр көн саен очраша.
Егоров билгеләп үткәнчә, Дәүләт Советы депутатларына һәм республика парламентына кергән һәр 100 мөрәҗәгатьнең якынча 25е нәкъ менә коммуналь һәм торак мәсьәләләренә кагыла. Иң еш очрый торган темалар арасында – коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты, идарәче компанияләрнең эше, территорияләрне төзекләндерү.
Профильле комитет рәисе ассызыклаганча, бу проблемаларны хәл итү өчен Татарстанда Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты һәм республиканың Дәүләт торак инспекциясе арасында тыгыз багланышлар корылган. Аның бәяләвенчә, хезмәттәшлекнең мондый форматы нәтиҗәле һәм башка регионнар практикасыннан отышлы рәвештә аерыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз