news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан халкы кошларны ашату марафонында катнашырга чакыралар

Татарстанлылар #кормимптиц марафонында катнаша ала2022 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбеТатарстанлылар #кормимптиц марафонында катнаша ала. Аны оештыручылар – Россия Кошларны саклау берлеге, «Улитка Марта» проекты администрациясе һ.б.

Марафонда катнашу өчен https://kormimptic.ulitkamarta.ru порталында кышын кошларны тукландыруны оештыру турында файдалы киңәшләр белән методичканы күчереп алырга, аны өйрәнергә, постта «#кормимптиц зимой вместе с @ulitkamarta» дип күрсәтеп, кошларны ничек ашатырга кирәклеге турында социаль челтәрләрдәге үз битеңдә күрсәтергә һәм исемле таныклыкны чыгартып алу өчен, сайтта тест узарга кирәк.

«Нәкъ менә кыш айлары – елның иң авыр вакытларында яшәр өчен канатлы дуслар безнең ярдәмгә мохтаҗ. Ләкин кошларга булышкан очракта, аларга зыян китермәс өчен, моны дөрес эшләргә кирәк, диләр #кормимптиц марафонын оештыручылар. – Марафонга кушылып, сез кошлар турында күп яңа һәм файдалы мәгълүмат белерсез», диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100