news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан халкы июньдә 12 көн ял итәчәк

Татарстан халкы июньдә 12 көн ял итәчәк
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Татарстан халкы июнь аенда 12 көн ял итәчәк. Бу Корбан бәйрәмен, Россия көнен билгеләп үтүгә, шулай ук өстәмә ял көннәрен күчерүгә бәйле.

Җомга, 6 июньдә, Татарстанда Корбан бәйрәме билгеләп үтелә. Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов шул хактагы указны имзалаган иде. Бу көн республикада эшләми торган бәйрәм көн булачак, ә беренче озын ял көннәре 6 июньнән 8 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Пәнҗешәмбе, 12 июнь - Россия көне, ул да эшләми торган бәйрәм көн. Моннан тыш, татарстанлыларның 13 июньдә дә 8 марттан өстәмә ял көнен күчерү хисабына ял итәчәген искәртергә кирәк. Димәк, июньдә чираттагы озын яллар 12 июньнән 15 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Шулай ук атнасына биш көн эшләүче татарстанлылар 1, 21, 22, 28 һәм 29 июньдә ял итәчәк, алар шимбә һәм якшәмбегә туры килә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100