news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан халкы гыйнвар аенда гадәттәгедән азрак аванс алачак

Татарстан халкы гыйнвар аенда гадәттәгедән азрак аванс алачак
Фото: © «Татар-информ»

Озын Яңа ел бәйрәмнәре 1 гыйнвардан 11 гыйнварга кадәр дәвам итү сәбәпле, Татарстан халкы гыйнвар аенда киметелгән аванс алачак. Бу ай өчен гомуми хезмәт хакына ничек йогынты ясаячак – «Татар-информ» материалында.

Аванс та, хезмәт хакы да һәр конкрет айдагы эш көннәре санына карап исәпләнә. Аванс хезмәткәрләргә айның беренче яртысындагы эш көннәре өчен түләнә, ә калган өлеше хезмәт хакы рәвешендә бирелә.

Гыйнвар аенда Татарстан халкында нибары 15 эш көне булачак, шуларның дүртесе генә – 12сеннән 15енә кадәр – айның беренче яртысына туры килә. Калган 11 эш көне айның икенче яртысында булачак.

Гыйнварның беренче яртысында эш көннәре саны икенче яртысына караганда күпкә азрак булганга, Татарстан халкы гадәттәгедән азрак аванс алачак. Калган акча хезмәт хакы итеп соңрак исәпләнәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot