Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан халкы «Гаилә белән сайлыйбыз!» конкурсына 63 меңнән артык фото урнаштырган
«Гаилә белән сайлыйбыз!» конкурсы башланганнан бирле Татарстан халкы үзләренең социаль челтәрләрендә 63 меңнән артык фотосурәт урнаштырды. Бүген алар өченче, соңгы тапкыр Lada Vesta автомобиле уйнатуда катнаша алачаклар, дип искәрттеләр оештыручылар.
Өченче җиңүче 20.10 сәгатьтә билгеләнәчәк – нәтиҗә туры эфирда ТНВ каналы телемарафонында яңгыраячак.
Исегезгә төшерәбез, конкурста катнашу өчен республика халкына сайлау участогында тавыш биргәннән соң алган «Гаилә белән сайлыйбыз!» беләзеге белән фотога төшәргә кирәк. Фотоны социаль челтәрләрдә #ТатарстанАлга #ВсейСемьейНаВыборы хештеглары белән бастырып чыгарырга кирәк. Чара 2024 ел - Гаилә елына багышлана.
Исегезгә төшерәбез, 16 һәм 17 мартта ике фото авторы – Гардисламовлар һәм Хөснетдиновлар гаиләләре бәйгедә җиңеп, һәркайсы автомобиль алды. Моннан тыш, конкурска кызыксыну зур булу сәбәпле, оештыручылар иң креатив фотолар өчен аерым номинацияләр билгеләделәр.
Россия Президентын сайлау 15 мартта башланды. Ул 3 көн дәвам итәчәк. Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли, шулай ук хастаханә, шифаханә, тикшерү изоляторы, вокзал һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы бар.
3 миллионга якын Татарстан кешесе сайлау хокукына ия. Сайлау уздыруны сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә бар.Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза.
Сайлауда 4 кандидат – Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче) катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз