news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан халкы Бердәм сайлаулар көнендә Sollers автомобилен ота ала

Татарстан халкы Бердәм сайлаулар көнендә Sollers автомобилен ота ала
Фото: «Татар-информ», Рамил Гали

14 сентябрьдә Татарстанда үткәреләчәк Бердәм сайлау көненә багышланган фотоконкурста катнашучылар арасында ике SollersST8 автомобиле һәм 11 iPhone 16 смартфоны уйнатылачак. Бу хакта бүген «Татар-информ»да Артур Кортес сөйләп үтте. Ул әлеге фотоконкурсны турыдан-туры трансляциядә «ТНВ» телеканалында һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Татарстан Алга» төркемендә алып барачак.

«14 сентябрьдә 7.00 сәгатьтән алып 20.00 сәгатькә кадәр сезгә сайлау участогы фонында «Гаилә белән сайлыбыз!» дигән махсус беләзек белән гаилә фотосы ясарга кирәк. Беләзекләр сайлау участокларында тавыш бирүчеләргә бирелә. Фотосурәтләрне «ВКонтакте»дагы шәхси аккаунтыгызда #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга хэштеглары белән урнаштырыгыз», – дип аңлатып китте Артур Кортес һәм фотоконкурсның кагыйдәләре белән таныштырып алды.

Конкурстагы өстәмә кагыйдәләргә килгәндә, фотода ким дигәндә ике кеше – бер гаилә әгъзалары булырга тиеш; сайлау участогына керү урыны (язу, баннер, плакат) күренергә тиеш. Аннары фотографиядә сайлау участокларында тавыш бирүчеләргә бирелә торган ким дигәндә бер махсус беләзек күренүе һәм пост 14 сентябрьдә 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр бастырылуы зарур. «ВКонтакте»да катнашучының аккаунты ачык булуы һәм республика территориясендә теркәлгән кешенеке булуы да шартларның берсе.

«Бездә модераторлар төркеме эшли. Бу фейклар булмасын өчен һәр аккаунтны, һәр постны тикшереп чыга торган тулы бер команда. Әлбәттә публикацияне иртәрәк урнаштыручыларның шанслары бермә-бер арта», – дип тә өстәде спикер.

  • 14 сентябрьдә Татарстан Рәисен һәм депутатларны сайлау участоклары иртәнге 7дән кичке 8.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Республика 7,5 меңнән артык муниципаль депутат һәм 18нче санлы Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot