news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан халкы авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаровка сораулар бирә алачак

Дүшәмбе көнне, 11 ноябрьдә Татарстан премьер-министры урынбасары – республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән туры эфир узачак. Трансляция 13:00 сәгатьтә башлана.

Эфир барышында Марат Җәббаров аграрийлар өчен 2024 елгы авыл хуҗалыгы сезоны йомгаклары һәм тармак перспективалары турында сөйләячәк. Шулай ук Татарстан халкы «Республика Татарстан» төркемендә комментарийларда үз сорауларын да бирә ала.

Трансляция ВКонтакте һәм Одноклассники социаль челтәрләрендәге төркемдә булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot