news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан халкы арасында аерылышучылар саны бер елда 11 процентка кимегән

2024 елның гыйнвар-май айлары нәтиҗәләре буенча Татарстанда 5 404 пар аерылышкан. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 11,2 процентка азрак. Республикада 6 390 пар гаилә корган – бу 2023 елның беренче 5 аена караганда 0,7 процентка күбрәк. Росстат мәгълүматларында шундый күрсәткечләр китерелә.

  • РФ Президенты Владимир Путин 2023 елның 22 ноябрендә үзенең указы белән 2024 елны Россиядә Гаилә елы дип игълан итте.
news_right_1
news_right_2
news_bot