Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан хәләл-продукция экспортын көчәйтә һәм Muslim Friendly инфраструктурасын киңәйтә
2024 ел йомгаклары буенча Татарстаннан хәләл продукция экспорты 14 млн доллар булган һәм 2023 ел белән чагыштырганда 5 процентка арткан. Бу хакта РБК басмасына биргән интервьюда Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сөйләгән.
Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, хәләл продукция җитештерә торган һәр бишенче компания экспорт белән шөгыльләнә. Төп юнәлешләр – ислам илләренә ит, сөт һәм кондитер ризыклары җибәрү.
Үсеш өчен төп каршылык булып сертификация кала: бөтен илләр дә Татарстанда бирелгән документларны танымый. Әмма бу вазгыять үзгәрә – республика Диния нәзарәте каршындагы «Хәләл» стандарты буенча комитет халыкара аккредитациянең бер өлешен узды инде һәм кайбер илләрдә компетентлы орган булып танылды. KazanForum кысаларында Малайзиянең Ислам үсеше департаментыннан (JAKIM) сертификат тапшыру планлаштырыла. Тантанада илнең премьер-министры Әнвәр Ибраһим катнашачак.
Талия Миңнуллина сүзләренчә, шуның белән беррәттән Татарстан хәләл яшәү рәвеше (Halal Life Style) юнәлешен дә үстерә. Бу проект буенча юл картасы туризм, мода, финанслар, ИТ һәм медиа өлкәләрен үз эченә ала. Республикада инде ике проект – Питрәч районында Yurt Resort глемпингы һәм Казанда «Туган авылым» комплексы Muslim Friendly статусын алган, шулай итеп, мөселман туристлар өчен дустанә инфраструктура тәэмин итә.
Быел KazanForumда Россия төбәкләре буенча хәләл туризмның беренче каталогы тәкъдим ителә, бу ислам стандартларына туры килә торган тотрыклы туристик мохит булдыруда яңа адым булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз