news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан хакимияте самолет җитештерүчеләргә субсидия бирәчәк

Татарстанда республиканың территориясендә самолетлар җитештерүче оборона-сәнәгать комплексы оешмаларына субсидия бирү тәртибен расладылар. Акча аларны җитештерүгә бәйле чыгымнарны кайтару өчен бүлеп бирелә, диелә Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин карарында. Документ 2023 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

Субсидияләр бүлү белән Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы шөгыльләнәчәк. Түләүләрне алучыларның салымнар, штрафлар буенча бурычлары булырга тиеш түгел, шулай ук предприятие ликвидация (ябылу) процессында булмаска тиеш. Шулай ук чит илнең юридик затлары яки устав капиталында чит ил активларының өлеше 50 проценттан артып киткән компанияләр дә түләүләрне ала алмый.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан башкаласында самолетларны С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы чыгара.

news_right_1
news_right_2
news_bot