news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан хакимияте кибер һөҗүмнәргә каршы тору тәртибен раслады

Татарстанда республиканың мәгълүмати инфраструктурасына максатчан компьютер һөҗүмнәренә каршы тору тәртибе расланды. Бу эш белән Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы җитәкчелек итәчәк. Республика премьер-министры Алексей Песошин шундый карарны имзалады.

Тәртип критик мәгълүмат структурасы субъектлары булган ТР дәүләт хакимияте башкарма органнарының мәгълүмат инфраструктурасына һәм аларга караган оешмаларга карата гамәлдә.

Кибер һөҗүмнәр турында мәгълүмат килгән очракта, кибер куркынычсызлыкны тәэмин итү штабы җитәкчесе бу хакта хакимият һәм җирле үзидарә органнарына ике календарь көн эчендә хәбәр итәргә, максатчан компьютер һөҗүмнәренә каршы тору чараларын тәэмин итәргә тиеш. Барлык кирәкле, шул исәптән кибер һөҗүмнәрне профилактикалау буенча чараларны Татарстанның Финанслар министрлыгы эшләргә тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot