news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан хакимияте йорт хайваннарын тоту кагыйдәләрен катгыйландырырга планлаштыра

Татарстан хакимияте йорт хайваннарын тоту кагыйдәләрен катгыйландырырга планлаштыра
Фото: «Татар-информ», Рамил Гали

Татарстан хакимияте йорт хайваннарын тоту кагыйдәләрен катгыйландырырга ниятли. Баш ветеринария идарәсе тарафыннан эшләнгән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тиешле карар проекты әлегә коррупциягә каршы экспертиза уза.

Документ кабул ителгән очракта ике яңа чикләү кертеләчәк һәм ике иске чикләү конкретлаштырылачак.

Аерым алганда, коммуналь фатирда яки берничә гаилә яши торган торак бинада потенциаль куркыныч токымнар исемлегенә кертелгән этләрне тоту тыелачак (исемлек РФ Хөкүмәтенең 2019 елның 29 июлендәге 974 номерлы карары белән расланган).

Моннан тыш, буе 55 сантиметрдан артып киткән этләрне башка урынга күчергәндә, күпфатирлы йортларның гомуми файдаланудагы урыннары һәм аларның йорт яны территорияләрендә кыска (1,5 метрга кадәр) бау һәм борынчыклар кулланылырга, алар йорт хайваннарының индивидуаль үзенчәлекләреннән чыгып сайланырга тиеш.

Күпфатирлы йортларның гомуми файдаланудагы урыннары исемлегенә түбәндәгеләр керә: инженерлык коммуникацияләре булган фатирара баскыч мәйданчыклары, баскычлар, лифтлар һәм башка шахталар, коридорлар, коляска кую урыннары, чормалар, техник катлар (урыннар милекчеләре акчасына төзелгән гаражлар һәм автомобиль транспорты өчен мәйданчыкларны, остаханәләр, техник чормаларны да кертеп) һәм техник подваллар, чүп кабул итү камералары.

Үз чиратында йорт яны территорияләре дигәндә яшелләндерү һәм төзекләндерү элементлары булган күпфатирлы йорт урнашкан җир кишәрлегенең үзе, шулай ук трансформатор подстанцияләре, җылылык пунктлары, күмәк автостоянкалар, гаражлар, балалар һәм спорт мәйданчыклары күздә тотыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot