news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан хакимияте һәм AAOIFI Ислам финанслары өлкәсендә меморандум имзалады

ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов республика хөкүмәте исеменнән AAOIFI попечительләр советы рәисе шәех Ибраһим бин Хәлифә әл Хәлифә белән үзара аңлашу турында меморандум имзалады.

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге меморандум ике як арасында үзара файдалы элемтәләрне ныгытуга һәм тәҗрибә алышуга юнәлтелгән булачак хезмәттәшлекнең кысаларын билгели. Документ Россиядә һәм Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләрендә Ислам финансларын үстерүгә омтылышны чагылдыра, шулай ук халыкара стандартларны илкүләм финанс системаларына интеграцияләргә ярдәм итәчәк.

Меморандум кысаларында яклар ике як өчен дә кызыклы булган өлкәләрдә үзара файдалы элемтәләрне үстерү һәм ныгыту, финанс һәм мәгариф оешмалары арасындагы элемтәләрне стимуллаштыру, якларның дәүләтләре территорияләрендә ике як өчен дә кызыклы булган өлкәләрдә эшчәнлек алып баручы вәкиллекләр яки оешмалар ачу, шулай ук Ислам финанславын үстерүгә һәм иң яхшы тәҗрибәләр белән алмашуга юнәлтелгән консультацияләр, семинарлар һәм конференцияләр уздыру турында килеште.

«Меморандумны имзалау әйдәп баручы Ислам финанс институтлары белән практик хезмәттәшлек һәм тәҗрибә алышу өчен ныклы нигез булдыра. Яклар Ислам банкингы, финанс белеме һәм инструментларны стандартлаштыру өлкәсендә халыкара элемтәләрне үстерүгә ярдәм итәчәк», - дип ассызыкладылар министрлыкның матбугат хезмәтендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot