news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан хакимияте, экологлар һәм СИБУР су объектларын саклау турында килешү имзалады

Татарстан хакимияте, экологлар һәм СИБУР су объектларын саклау турында килешү имзалады

ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, СИБУРның «Казаноргсинтез» Казан предприятиесе, А.И.Щеповских исемендәге төбәк иҗтимагый фонды һәм Рус география җәмгыятенең төбәк бүлеге су объектларын саклау турында килешү имзалады.

Документ ТР Экология министрлыгы һәм Урман хуҗалыгы министрлыгының уртак коллегиясе кысаларында төзелде. Килешү республикадагы елгаларның һәм сулыкларның экологик торышын яхшырту өчен ресурсларны һәм компетенцияләрне берләштерүне күздә тота.

Уртак эшнең төп юнәлеше булып су объектлары яр буендагы урман фонды җирләрендә саклагыч урман полосаларын реконструкцияләү һәм булдыру торачак.

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, су саклау урман полосалары булдыру сулыкларның диффуз пычрануын булдырмауның иң нәтиҗәле ысулы булып тора.

Килешү кысаларында яклар шулай ук бергәләп урман-климат проектларын эшләү һәм гамәлгә ашыру, яңа саклагыч агачлар утырту өчен кишәрлекләр сайлау һәм урман торгызу чараларын оештыру турында килеште. Моннан тыш, проект гражданнарның экологик белемен арттырырга тиеш. Килешү автомат рәвештә озайту мөмкинлеге белән биш елга төзелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot