Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан хакимияте 25 яшькә кадәрге эшмәкәрләргә субсидияләр бүлеп бирә
Татарстанда кече һәм урта бизнес вәкилләренә субсидия буларак грантлар бирү тәртибенә үзгәрешләр кертелде. Хәзер әлеге грантларга социаль эшмәкәрләр генә түгел, ә 25 яшькә кадәрге физик затлар оештырган бизнес субъектлары да дәгъва итә ала. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган боерыкта әйтелә.
Акча бизнес-проектларны тормышка ашыру чыгымнары өчен дә бүлеп бирелә. Грантка гариза биргән вакытта эшмәкәр оешманың устав капиталындагы өлешенең кимендә 50 процентына ия булырга тиеш.
Проектның финанслау күләме бәйге комиссиясе әгъзалары бәяләмәсе буенча билгеләнә. Түләү күләме проект бәясенә карап 25-50 процентны тәшкил итәчәк. Документта әйтелгәнчә, эшмәкәр проект өчен үз акчаларының кимендә 25 процентын тоткан очракта субсидия ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз