news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан хакимияте 2023 елда түрәләр санын арттыруны тыйды

Киләсе елда Татарстан дәүләт хакимияте органнары үз хезмәткәрләренең санын арттыра алмаячак. Бу 2023 елга, 2024 һәм 2025 елларга планлаштырылган чорга республика бюджеты турындагы законның 15нче маддәсендә чагыла. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә имзалаган иде.

«Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары 2023 елда Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең, шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары һәм дәүләт казна учреждениеләре хезмәткәрләренең санын арттыруга китерә торган карарлар кабул итәргә хокуклы түгел <…>», - диелгән документта.

Хәер, искәрмәләр дә каралган. «Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарына, Татарстан Республикасы Дәүләт казна учреждениеләренә яңа функцияләр һәм вәкаләтләр бирелгәндә» түрәләр саны артырга мөмкин.

Шул ук вакытта җирле үзидарә органнарына шулай ук «2023 елда муниципаль хезмәткәрләр һәм муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләре саны артуга китерә торган карарлар кабул итмәскә» киңәш ителде.

Элегрәк «Татар-информ» Рөстәм Миңнехановның 2023 елга Татарстан бюджеты турындагы законны имзалагын хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100