news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан хәйрия фонды махсус операция хәрбиләренә корбан ите алып килде

Татарстан хәйрия фонды махсус операция хәрбиләренә корбан ите алып килде
Фото: ТР вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин аппараты

Казанда инде 17 ел эшләүче «Вакыф» (Созидание) хәйрия фонды Корбан гаете бәйрәме көннәрендә махсус операция зонасындагы хәрбиләргә тонна ярымнан артык корбан ите алып килде.

Фонд директоры Морат Галиев билгеләп үткәнчә, корбан итен республиканың битараф булмаган халкы җыйган. Ит хәрби бурычлар шартларында ярдәмгә мохтаҗ булганнарга тапшырылган.

«Без хәрбиләрнең бәйрәм җылысын һәм туган җире белән элемтәне тоюын теләдек. Ярдәмне шәхсән үзебез алып барып кулдан кулга тапшырдык», - дип сөйләде ул.

Фото: © ТР вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин аппараты

ТР вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин сүзләренчә, әлеге инициативаны фонд үзе тәкъдим иткән. Республика аны гамәлгә ашыруга тулысынча ярдәм күрсәткән.

«Без бу планнарны хупладык һәм тормышка ашырырга ярдәм иттек. Бу сарык ите, корбан ите булу аеруча мөһим. Безнең хәрбиләр өчен бу туган йорт, бәйрәм, дини тамырлар белән бәйле традициянең бер өлеше», - дип сөйләде ул.

Ярдәм логистика ярдәмендә тиз арада алып барып тапшырылды. Логистиканы оештыруда шулай ук Казанның Апас якташлык җәмгыяте вәкиле Раушан Гәрәев катнашты.

Фото: © ТР вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин аппараты

news_right_1
news_right_2
news_bot