news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан хаҗиларының соңгы төркемнәре Мәдинәдән Мәккәгә кузгалды

Татарстан хаҗиларының соңгы төркемнәре Мәдинәдән Мәккәгә кузгалды
http://dumrt.ru

Бүген иртән, Мәдинәдә ике көн булганнан соң, Мәккә шәһәренә Татарстан хаҗиларының соңгы өч төркеме юлга чыкты – алар 1 июльдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән бергә Казаннан очкычка утырып киткән иде.

Шулай итеп, бүгенге көндә Татарстаннан киткән 810 хаҗиның барысы да тәҗрибәле төркем җитәкчеләре һәм табиблар белән бергә изге Мәккә җирләренә килеп, хаҗ кылырга әзерләнә. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Мәдинәдә алар шәһәрнең истәлекле урыннарында, шул исәптән Өһед тавында һәм Ике кыйбла мәчетендә, Пәйгамбәр  сәхабәләре һәм туганнары җирләнгән борынгы «Әл-Бакый» зиратында, дин кардәшләребез тарафыннан дөньяда иң яхшы урыннарның берсе дип саналган «Рауза»да, Пәйгамбәребез Мөхәммәд каберен зиярәт кылдылар һәм буш вакытларын Пәйгамбәр мәчетендә (Әл-Мәсҗид ән-Нәбави) гыйбадәт кылып, намаз укып үткәрделәр.

Мәдинәдән Мәккәгә юлда, Пәйгамбәребез Мөхәммәд ихрамга кергән урында – Зулхуләйфә дигән микатта Татарстан хаҗилары ихрамга керде. Мәккәдә хаҗилар барлык уңайлыклар тудырылган кунакханәләргә урнашачак.

Кич белән ястү намазыннан соң алар кече хаҗ – гомрә кылачаклар. Бу гыйбадәтне башкару өчен алар төркем җитәкчеләре белән Әл-Хәрәм мәчетенә барачак һәм кече хаҗ гамәлләрен башкарачак: тәваф (Кәгъбәтуллаһ тирәли җиде тапкыр әйләнү), сәгый (Сафа һәм Мәрваны үтү), ир-атлар чәчләрен алдырачак һәм ихрамнан чыгачак, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100