Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан хаҗиларының соңгы төркеме юлга кузгалды
Бүген, 20 майда, Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортыннан Татарстан хаҗиларының соңгы алты төркеме олы сәфәргә кузгалды. Барлыгы 300 кеше изге җирләргә Казан – Мәдинә маршруты белән нәзарәтнең «ДУМ РТ Хадж» рәсми хаҗ-операторының «Комфорт» һәм «Стандарт» программалары белән юл тотты. Төркемнәрне тәҗрибәле җитәкчеләр – гарәп телен, хаҗ йолаларын һәм Согуд Гарәбстаны законнарын яхшы белгән хәзрәтләр озата бара. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: быел «ДУМ РТ Хаҗ» хаҗилары өчен Казаннан китүче барлык рейслар да турыдан-туры Мәдинәгә юнәләчәк. 2026 елда хаҗга Татарстаннан барлыгы 1800 хаҗи китә. Шул исәптән, республика җитәкчелеге махсус хәрби операциядә катнашучы һәм аларның гаилә әгъзалары булган 200 кешене хаҗга җибәрде. Моннан тыш, Казаннан Татарстан хаҗиларына юлда һәм хаҗ вакытында медицина ярдәме күрсәтү өчен төрле белгечлекләргә ия 20 табиб җибәрелде. Табиблар барлык кирәкле медицина җиһазлары һәм медикаментлар белән тәэмин ителгән. Медицина пунктлары кунакханәләрдә һәм хаҗ кылу урыннарында тәүлек буе эшләячәк. Татарстанның барлык хаҗиларына ковид, менингит һәм дифтериядән прививка ясалган.
Хаҗилар туган җирләренә 3 июньдә кайта башлый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз