news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан хаҗиларының соңгы төркеме кайтып җитте

Татарстан хаҗиларының соңгы төркеме кайтып җитте
Фото: ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

2 июль көнне Казанга Татарстан хаҗиларының Ютазы районы имам-мөхтәсибе урынбасары Габделхак хәзрәт Яхин җитәкчелегендә 49 кешедән торган соңгы төркеме кайтты. Аларны Тукай исемендәге халыкара аэропортта якыннары, дуслары һәм гаилә әгъзалары каршы алды. Алар Татарстандагы «ДУМ РТ Хадж» рәсми хаҗ операторы аша «Эконом комби» программасы буенча хаҗ кылды, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Барлык хаҗилар да хаҗ йолаларын уңышлы кылды һәм үзләрен яхшы хис итә. Хаҗ вакытында аларны шәригать хокукын һәм гарәп телен белгән тәҗрибәле җитәкчеләр озатып йөрде.

news_right_1
news_right_2
news_bot