news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан хаҗиларының беренче төркеме изге урыннарга юл тотты

Бүген мөфти Камил Сәмигуллин «Казан» халыкара аэропортында Татарстан хаҗиларының беренче төркемен изге урыннарга озатты. Бүген хаҗга барлыгы 48 мөселман юл тотты. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Сез үз тормышыгызда иң мөһим сәфәргә кузгалдыгыз. Хаҗда сынаулар күп булачак, шунлыктан һичшиксез сабырлык күрсәтергә кирәк. Бер тапкыр тәваф кылганда кешенең 70 мең гөнаһы кичерелә, ягъни Аллаһы Тәгалә каршында дәрәҗәгез 70 мең тапкыр арта», - дип мөрәҗәгать итте Камил хәзрәт мөселманнарга аэропорт терминалында узган очрашу вакытында.

Ул шулай ук мөселманнарга сәфәрдә куркыныч хәлләргә юлыкмас өчен үз киңәшләрен җиткерде һәм бөтен нәрсәдә төркем җитәкчеләре белән киңәшләшергә чакырды, хаҗиларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Быел республикадан хаҗга «ДУМ РТ Хадж» ҖЧҖ рәсми хаҗ-операторы программалары («Эконом комби», «Эконом авиа», «Стандарт», «ВИП») буенча 1 800 мөселман юл тотачак. Соңгы төркем изге урыннарга 22 июньдә кузгала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100