Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан хаҗиларының барысы да кайтып җитте
23 июньдә Казанга Татарстан хаҗиларының Казандагы «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм Түбән Кама Түбән Кама шәһәренең «Җәмигъ» мәчете икенче имамы Булат Баһаветдинов җитәкчелегендә 100 кешедән торган соңгы төркеме кайтты.Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Барлык хаҗилар да хаҗ йолаларын уңышлы кылды һәм үзләрен яхшы хис итә. Алар Татарстандагы «ДУМ РТ Хадж» рәсми хаҗ операторы аша «Стандарт» программасы буенча хаҗ кылды.
Казанда аларны Татарстандагы «ДУМ РТ Хадж» рәсми хаҗ операторы хезмәткәрләре, якыннары, дуслары һәм гаилә әгъзалары каршы алды.
2025 елда «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми операторы аша Татарстаннан 1800 кеше изге урыннарга китте. Хаҗ вакытында аларны шәригать хокукын һәм гарәп телен белгән тәҗрибәле җитәкчеләр, һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан беркетелгән 20 табиб озатып йөрде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз