news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан хаҗиларына ун табиб хезмәт күрсәтә

Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләренә сәфәр кылучы Татарстан хаҗиларын Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан җибәрелгән табиблар озатып йөри, медицина белгечләре әлеге җирлеккә хас кискен климатик шартларда, хаҗиларга гамәлләрне үтәгәндә физик яктан авырлыклар килгәндә дин кардәшләребезнең саулыгын кайгырту һәм тиешле ярдәм күрсәтү өчен җаваплы. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ун табиб арасында – невролог, инфекционист, хирург, отоларинголог, гинеколог, травматолог, кардиолог, реаниматолог, терапевт, ашыгыч ярдәм табибы бар. Моннан тыш, алар арасында – 2 медицина фәннәре кандидаты һәм 1 доцент, калганнары – беренче һәм югары категорияле табиблар. Татарстанлылар өчен «ДУМ РТ Хаҗ» медицина хезмәтен оештыру эшләрен Хисамов Рамил Гаязетдин улы башкара – ул ТР Юстиция министрлыгында теркәлгән Хаҗилар-медицина хезмәткәрләре Ассоциациясе президенты.

Медицина ярдәме Мәккәдә Татарстан хаҗилары яши торган 3 кухакханәдә тәүлек әйләнәсе күрсәтелә. Табиблар кардиографлар, глюкометрлар, тонометрлар һ.б. кирәкле медицина җиһазлары һәм дарулар белән тәэмин ителгән.

Һава температурасы 46 градуска якын булу сәбәпле, табибларның игътибар үзәгенә аеруча хроник авырулары булган һәм һава торышына бәйлелек кичергән хаҗилар алына. 

Хаҗиларның табибларга иң күп мөрәҗәгать итү вакыты Гарәфәттә, Мина һәм Мөздәлифә үзәнлекләрендә чакта булыр дип көтелә. Табиблар барлык җиһазларны һәм даруларны үзләре белән алачак.

Төркем җитәкчеләре шулай ук хаҗиларның иминлеген кайгырту өчен кулдан килгәннең барысын да эшли, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100